news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без кайсы нәзарәтнең баш булуын билгеләгәндә яшьләр ваххабчыларга елыша – Тәлгать Таҗетдин

Югары мөфти “Новости” РМА агентлыгына биргән интервьюсында Россия өммәте бердәмлегенә карата үз фикерен әйткән.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә 82 мөселман нәзарәте бар һәм без кемнең баш булу-булмавын хәл иткәндә ваххабчылар яшьләрнең аңнарын били. Уфада үткән “XXI гасырның мәгариф киңлегендә идеаллар һәм кыйммәтләр” дигән халыкара форум кысаларында Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать Таҗетдин “Новости” РМАга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдергән.

Журналистның Россия өммәте бердәмлеген ничек бәялисез дигән соравына җавап биреп, ул: “Россиядә 82 мөселман нәзарәте бар һәм без кемнең баш булу-булмавын хәл иткәндә ваххабчылар яшьләрнең аңнарын били. Дин тотучыларның күпчелегендә бердәмлек бар, гәрчә күбебез хәнәфиләр мәзхәбе, ә Төньяк Кавказда ул шәфигыйлар мәзхәбендә булсак та”, - дигән ул.

Аның сүзләренчә, “Совет чорында нибары дүрт нәзарәт бар иде һәм алар бер-берсенең эчке эшләренә тыкшынмады, бөтен халыкара эшчәнлекне алар бергә башкарды. Алар кунакларны бергә чакырды, ә чит илгә чыгу өчен делегацияләр дүрт нәзарәттән төзелде. Ни кызганыч, хәзер бу юк. 90нчы елларда чит ил ислам үзәкләре ярдәмендә параллель структуралар булдырылды. Тагын закон да үзгәрде: өч җәмгыять бар икән – үзәкләштерелгән дини үзәкләр оештырырга мөмкин. Ул чакта әлеге юнәлешләр дистәләп пәйда булды. Хәзер бездән җәмгыятьләрне аерырырга омтылылар. Әйтик, Чувашия аерылды. Югыйсә барыбыз да бер агымда кебек – хәнәфитләр, барыбыз да радикаль агымнарга, ваххабчылыкка каршы көрәшәбез кебек. Хәзер Ханты-Манси округында Диния нәзарәте башлыгы яшерен рәвештә устав теркәгән икән.

Әгәр шулай бүленәбез икән, ничек итеп без бердәм фронт булып чыгыш ясарбыз соң? Бөтен көч бердәмлекне саклау өчен китәчәк. Ә хәзер РФ Президенты, дәүләтнең экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшенә ярдәм итәргә кирәк. Бу бит яман шеш, чын мәгънәсендә зараза кебек”.

“Илебез халыклары гасырлар буе бер-берсен белә. Башкортстан, Татарстанда, әйтик, никахларның 30 проценты катнаш. Әгәр дә бу зараза – каршылык – керә икән, без илдә генә түгел, йортларыбызда да тынычлык һәм дуслыкны саклап кала алмаячакбыз. Хәзер тырышлыкны берләштерергә генә кирәк. Бәла килә. Сириядән, Гыйрактан. Әфганстанда барысы да тынычландымы? Анда да ИГИЛ көч туплый. Моңа бик күп акчалар сарыф ителә. Әгәр Урта Азиядә нидә дә булса килеп чыга икән, бу безнең янәшәдә - Оренбург өлкәсе, Башкортстан янда булачак. Шуңа да бу руханилар алдында гына түгел, ә дәүләт һәм дәүләт каршында торган проблема. Безгә тырышлыкны берләштереп кенә калмыйча, моңа каршы көрәшергә кирәк”, - дигән югары мөфти.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100