news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Без капчыкта ятмаганны әлмәтле үз тәҗрибәсендә сынаган

200 грамм шартлаткыч матдә саклаган өчен хөкем ителгән

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәтле төптән уйланылмаган гамәле өчен 2 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде һәм 50 мең сум штраф түләргә тиеш булды.

2008 елда ир чүплектән тимер банка табып ала. Аны өенә алып кайта. Ә быел ул аны үзе белән урамга алып чыга. Полиция хезмәткәрләре аны тоткарлый, тикшерү башлана.

Гаебен ир таныган, дип гыйбрәт өчен яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100