Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Без көчле командага каршы уйныйбыз – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс"ның баш тренеры команданың плей-оффта ни өчен аз алка кертүенә дә җавабын бирде.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Салават Юлаев"ка каршы сериядәге дүртенче матчка үз бәясен бирде.
"Бүген яхшы уен булды. Алда торган матчка әзерләгәбез", – диде гадәттәгечә Билалетдинов.
Баш тренердан команда сакчысы Степан Захарчукның рәттән ике уенда дисциплинар җәзага тартылуы хакында да сорамый калмадылар.
"Узган матчны искә төшерсәк, Степан Захарчук тарафыннан көч куллану алымы булды. Минем уйлавымча, ул дөрес, уенга хас, хоккейда кулланыла торган алым иде. Захарчук беркая да сикермәде. Без ул уен мизгелен игътибар белән карадык. Ә менә "Салават Юлаев" уенчысы Гончаровның кәшәкә белән йөзгә сугуы – әшәкелек, – диде Зиннәтулла Билалетдинов. – Бу Захарчукның үз стилеме, әллә тренерлар кушуымы, дисезме? Бу аның үз уены".
"Ак Барс"ның баш тренеры команданың плей-оффта ни өчен аз алка кертүенә дә җавабын бирде. "Көчле командага каршы уйныйбыз. Барысы да җиңел генә түгел", – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз