news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без Изге Коръәндә әйтелгәннәрне сызып ташлый алмыйбыз - мөфти яшьләр белән очрашуда

Татарстан мөфтие "Милләт йорты"нда мөселман яшьләре вәкилләре белән очрашты.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Кичә, 7 октябрьдә, Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре вәкилләре белән традицион очрашуы узды. Камил хәзрәт, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларны динебезне ныграк өйрәнергә һәм адашкан кешеләрнең ялгыш фикерләренә ышанмаска чакырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашу алдыннан яшьләргә кызыклы квест оештырылды. Квестны узганнан соң, яшьләр җәмәгать намазы укыды һәм Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуга юнәлде.

«Милләт йорты»нда узган әлеге очрашу Коръән аятьләре укудан башланды. Камил хәзрәт, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларны динебезне ныграк өйрәнергә һәм адашкан кешеләрнең ялгыш фикерләренә ышанмаска чакырды.

«Хәзерге вакытта Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәткә каршы килгән фикеләр әйтүче кешеләр барлыкка килде. Мәсәлән, Коръәндә биш вакыт намаз турында берни дә әйтелмәгән, дигән сүзләр йөри. Дәлил «Таха» сүрәсенең 130нчы аятендә урын алган. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың». Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә намаз вакытлары турында күркәм итеп аңлата», – дип билгеләде Камил хәзрәт.

Моннан тыш, яшьләр мөфтигә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Аерым алганда, аларны кредит алу-бирү мәcьәләсе кызыксындырды: Коръәндә тыюлуга карамастан, хәзерге җиңел булмаган чорда исламда процентлы кредит рөхсәт ителәме?

«Без Изге Коръәндә әйтелгәннәрне сызып ташлый алмыйбыз, гәрчә башка чорда яшәсәк тә, – дип тәгаенләде Камил хәзрәт. – Акча эшләүнең рөхсәт ителгән бик күп юллары бар. Әмма эш шунда ки: күп кешеләрнең эшлисе килми, нәтиҗәдә алар үзләренә аклану һәм җиңел юллар эзли башлый». Шулай ук яшьләр инвестицияләр, фикхъ мәсьәләре һәм рөхсәт ителгән спорт төрләре турында кызыксынды.

Очрашу ахырында актив волонтерларны Татарстан мөфтиенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.

  • Чарада VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашты. Катнашучылар арасында яшь мөселман гаиләләре дә бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100