news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов

Хәләл туклану гына түгел, медицина, мәгариф, туризм - Ислам тормыш рәвешендәге инфраструктура да кирәк, диде Татарстан Президенты.

(Болгар, 21 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясендә мөселман дин әһелләре белән очрашуда шулай дип белдерде.

Сәламләү чыгышында ул 922 елда Исламның дәүләт дине буларак теркәлгәнен искәртте. "Күп мәдәниятле, күп милләтле, күп конфессияле Россия булдырылуы мөһим карарларның берседер. Мондый дәүләт формалашуында безнең ата-бабаларыбызның өлеше зур", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Исламга мөнәсәбәте турында әйтте. "Россия һәрвакыт ислам дөньясы мәнфәгатьләрен тугры яклаучы булды, диде ул. Бу сүзләр генә түгел, бу гамәлләр, мөмкинлекләр дә. Россиядә 4 меңнән артык мәчет бар. Элек бит әле бөтенләй мәчетләр юк иде. Казанда 2-3 кенә ачык мәчет бар иде. Бүген Татарстанда гына да 1,5 мең", - дип ул ил җитәкчелегенең карашы мондый булмаса боларга ирешеп булмавына ишарәләде. "Бүген православныйларның Хач ману (крестный ход) бар. Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызабыз. Без тынычлыкта, татулыкта яшәргә тиеш. Бүген Россиядә моны аңлау бар", - дип белдерде.

Президент бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россиянең күзәтүче булуын билгеләп узды. Бу оешмага 60тан артык ил керүен әйтте. Сүз уңаеннан, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков дөньяда 1,7 млрд мөселман яшәвен шәрехләп узды. "Ислам кебек бер дин дә үсми. Башка диннәрдән китәләр дә әле. Никахларның 60-70 проценты беренче 5 елда таркала. Ислам кануннары белән яшәүчеләрдә андый нәрсә булырга мөмкин түгел бит! Бүген җәмгыятьнең нигезе - гаилә. Дәүләт гаиләгә таяна, җәмгыятьнең бер ячейкасы ул", - дип ассызыклады.

"Бүген мәчетләр аша традицияләрне, телләрне саклыйбыз. Телне, мәдәниятне саклау бик авыр, өстәвенә үз территорияңнән читтә булса бигрәк тә. Мәчетләр, имамнар аша гына моңа ирешеп була. Шиһабетдин Мәрҗани динне саклап кала торган әйберләрне әйткән булса, бүген, киресенчә, дин, мәчетләр телне саклап калырга ярдәм итә", - дип саный Р.Миңнеханов.

Республика башлыгы бүген Ислам дөньясы белән актив эш алып барылуын билгеләп үтте. "Россиядә 20 млн мөселман, бу бит тулы бер ил. Ислам тормыш рәвешендәге инфраструктура да кирәк. Хәләл туклану гына түгел, медицина, мәгариф, туризм. Безгә килү мөмкинлекләре зур. Бу үзе зур бизнес бит. Бу тема җитәкчелек тарафыннан хуплана. Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез", -  ди ул.

Рөстәм Миңнеханов борчулы мәсьәләләргә тукталып: "Традицион ислам да бар, ислам сүзе астында үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар да бар. Кадрлар әзерләү мөһим мәсьәлә. Бу академия Владимир Путин йөкләмәсе һәм ярдәме белән булдырылды. Без дин әһелләрен әзерләргә тиеш. Мәдрәсә, институт, академия дә булырга тиеш, юкса бу процесс аңлаешсыз булачак. БДБ илләре өчен дә бу тема мөһим бит. Дин әһелләре әзерләү системасы ул гел булган бит. Бездә революциягә кадәр халыкара дәрәҗәдәге дин әһелләре булган. Болгар академиясе әйдәп баручы мөселман диния нәзарәтләренә таяна", - дип белдерде.

Президент Изге Болгар җыенына ераклардан килүчеләргә рәхмәтен белдерде. "Рәхмәт килүегезгә, моның белән бергә ата-балаларыбызга дан да бирәчәкбез. Мин мондый очрашулар мөһим дип саныйм. Исламны каралту эше дә бара бит. Беоәр нәрсә булуга шундук ислам телгә алына. Төрле диндә төрле кешеләр бар. Безгә исламның мәнфәгатьләрен якларга кирәк. Без ислам динен тотучы халыклар мәнфәгатьләрен, ата-бабаларыбыз кабул иткән диннең мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Бездән башка беркем якламаячак. Безгә ислам дөньясы белән хезмәттәшлек кирәк", -дип төгәлләде ул чыгышын. 

Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары Салман Мусаев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Дагыстан, Кырым, Палестина һәм башка җирләрдән дин әһелләре лидерлары һәм фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100