news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Без – финалда, әмма бию азактан гына яхшы – Владимир Алекно

"Зенит" волейбол командасы баш тренеры "Белогорье" клубына каршы уенга үз бәясен бирде.

Без – финалда, әмма бию азактан гына яхшы – Владимир Алекно
Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Мәскәүдә Белгородның "Белогорье" командасын отып (3:0), Россия чемпионатында финалга чыкканнан соң, "Зенит"ның баш тренеры Владимир Алекно бүгенге уенга үз бәясен бирде.

"Көндәш команданың составта берникадәр үзгәрешләр ясавы безнең өчен сюрприз булды. Шул ук вакытта авырлык китермәде. Ә инде өченче партиядә "Белогорье" классик составта чыгыш ясаганда, аларның уены яхшырды. Ничек кенә булмасын, матчта киеренкелек бар иде. Андый матчларда минем максат – уенчыларга комачаулык тудырмау, ә үземнең дулкынлануны яшерү. Шул максатка ирешсәм, моны күреп, уенчылар да борчылмый, үз-үзләренә ышанычлары арта", – диде Владимир Алекно.

Казан командасы баш тренеры иң мөһим адымның әле ясалмаган булуын да яшерми.

"Хәзер без – финалда. Әмма бию азактан гына яхшы", – диде Алекно.

news_right_1
news_right_2
news_bot