Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Без дөнья чемпионатына әзерлек барышыннан канәгать - FINA башкарма директоры
ТР Хөкүмәте йортында спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына һәм "Мастерс" турнирына әзерлек барышы турында фикер алыштылар
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков FINA башкарма директоры Корнель Маркелеску һәм FINAның техник комитеты рәисе Пуйол Хоакин белән очрашты. Яклар Казанда 2015 нче елда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" турнирына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Азат Шәрапов катнашты.
Очрашуны башлап, республика Хөкүмәте башлыгы иң беренче Казанда август башында узган хай-дайвинг буенча Дөнья кубогының уңышлы узуын һәм күп тамашы җыюын билгеләп үтте. Бу, И.Халиков фикеренчә, әлеге спорт төрен дөнья чемпионаты программасына кертү карарының дәрес булуын раслый.
FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску, үз чиратында, хәзерге вакытта күп илләрдә фикер алышынган Казанда үткән хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы Татарстан башкаласы өчен менә дигән реклама булуын билгеләп үтте.
ТР Премьер-министры, алда көтелгән турнирга әзерлек актив бара, дип хәбәр итте, даими рәвештә оештыру комитеты утырышлары уздырыла, аларда аерым мөһим мәсьәләләр карала. Ул искәртеп узганча, узган атнада дөнья чемпионатын үткәргән вакытта куркынычсызлык тәэмин итү, Эчке эшләр, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм башка структуралар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре җентекләп тикшерелгән.
"Бездә мондый зур күләмле ярышларны куркынычсыз үткәрү өчен кирәкле ресурслар бар", - дип ышандыра Илдар Халиков. Шул ук вакытта 2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы вакытында спортчылар барысы да бер урында - Универсиада авылында яшәде, шунлыктан, аларның иминлеген тәэмин итү җиңелрәк булды, дип искәртте. Шуңа да, ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, "Мастерс" турнирында катнашучыларга Универсиада авылында яшәргә тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле, транспорт белән тәэмин итү, курыкынычсызлык, тукландыру һәм башка мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булачак.
Шулай ук очрашуда катнашучылар вакытлы конструкцияләр төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, әзерлек эшләрен үтәү вакытын тикшерделәр.
Очрашу ахырында FINA башкарма директоры Корнель Маркелеску дөнья чемпионатына әзерлек барышыннан канәгать булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз