news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без өченче ел илкүләм инвестицион рейтингта алда барабыз - ТР Президенты Дубайда форумда

Татарстан Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә VIII Инвестицион форумны ачу тантанасында катнашты.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) VIII Инвестицион форум ачылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: чит илләрдән турыдан-туры инвестицияләр кертү юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» дигән пленар утырышта чыгыш ясады һәм форумны ачу тантанасында катнашты. Ул үз чыгышында Татарстанның өченче ел рәттән инвестицион өлкәдә ил күләмендә алдынгы булуын әйтте.

«Татарстан – Россиянең алга киткән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәкләреннән берсе. Без өченче ел рәттән инвестицион климат буенча илкүләм рейтингта алда барабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты инвестицион форумда катнашучыларны Казанга чакырды. «Мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Без ел саен «Казансаммит» ислам икътисады буенча халыкара форум уздырабыз. 10-12 майда узачак бу чарага сезне дә чакырам. Россия базарына үтеп керү өчен дөньяның иң төньяк ноктасында ислам динен кабул иткән кунакчыл Татарстан Республикасын сайлагыз!» - диде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100