news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без бит баланың кендек бавын да саклый белмибез - Кадрия Идрисова

Кадрия Идрисова "төп нигез", "бишек туе", "соңгы васыять", "кендек бавы" төшенчәләрен халыкка кайтарырга кирәк дип саный.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы республиканың Саба районында узачак җыенда төп нигез төшенчәсен турында фикер алышырга җыена. Бу хакта оешманың җитәкчесе Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар конгрессында Төмән өлкәсе Ялутор шәһәреннән килгән себер татарлары белән очрашуда хәбәр итте. 

“Саба районында өч көн эшләячәкбез. Без төп нигез дигән төшенчәне югалтып барабыз. Татар халкында төп йорт, төп нигез, төп нигезгә җыелу, төп нигезне саклау, әти-әни кадере төшенчәсе өстенлекле булган. Шушы мәсьәләне күтәрергә уйлыйбыз”, - диде Кадрия Идрисова. Ул татар халкының йолаларын барлау буенча былтыр Актанышта 3 көнлек сәфәр оештырылганын билгеләп узды. “150 ләп хатын-кыз 22 авылны йөреп чыктык”, - диде ул.

“Аннары, соңгы васыять дигән әйбер бар. Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять”ен укып карарга киңәш итәм. Әби-бабайларыбыз “улым-кызым, тыңла әле” дип әйтә башласа, “нинди үлү, нәрсә сөйлисең” дип авызларын томалап куябыз. Ә соңгы васыятьне кеше әйтергә тиеш. Без якыннарыбызны соңгы юлга әйтелмәгән васыяте белән озатырга тиеш түгел. Менә шушы мәсьәләләрне күтәрергә телибез. Халыкка бу әйберләрне аңлатырга кирәк”, - дип саный Кадрия Идрисова.

“Ак калфак” җитәкчесе бишек туйлары турында да сөйләде. “Туганнан алып 40 көнгә кадәр без баланы ничек тәрбияләргә бурычлы? Без моны быел йомгаклыйбыз. Ни өчен бишек туе кирәк? Бишек туе дигән әйбер булган мени, диләр. Ә мин бу хакта дәлилләп яздым – Каюм Насыйри әсәрләренә бишек туен ничек керткән, чуаш татарларында бишек туен нәрсә дип атыйлар. Элек-электән булган гадәтләрне кире кайтару кирәк. Без баланы бишектә тибрәтергә, мәгънәле исем бирергә тиешбез”, - дип белдерде Кадрия Идрисова. Ул, шулай ук, бала тугач кисеп алынган кендек бауларын ташларга ярамау турында да әйтте. “Бала ана карынында вакытта урнашкан урынны кая куярга кирәклеген аңлатабыз. Без бит баланың кендек бавын да саклый белмибез. Соңгылыкларны кая күмәбез? Барысы да чүпкә ыргытыла. Балалар белән безнең арадагы упкынга менә нәрсә китерә. Ул ярлар елдан-ел ерагая. Хәзер ни өчен балалар ата-анадан аерылды? Төп йорт төшенчәсен белмибез дибез. Балаларыбызны чит илгә урнаштырырга тырышабыз. Кая анда кайту, кая нигез, кая әти дә, кая әни?” – ди Кадрия Идрисова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100