Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Без бит - Арча яклары" хрестоматиясен авторларның якыннарына тапшыру тантанасы булды
Арча төбәге әдипләре иҗаты тупланган бу китап башлангыч сыйныфлар, урта һәм югары сыйныфлар өчен махсус төзелгән, 3 кисәктән тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Арча, 18 октябрь, “Татар-информ”, “Арча” телерадиокомпаниясе, Зөбәрҗәт Хәлиуллина). Арча районы әдәбият һәм сәнгать музеенда "Без бит - Арча яклары" китабын тапшыру тантанасы булды. Бу китап башлангыч сыйныфлар, урта һәм югары сыйныфлар өчен махсус төзелгән, 3 кисәктән тора. Ул Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Таттелеком" компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән бастырылган, диелә “Арча” телерадиокомпаниясе хәбәрендә.
Музейда оештырылган очрашу барышында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов "Без бит - Арча яклары" Арча төбәге әдипләре иҗаты 5-8нче сыйныф укучылары өчен хрестоматияне авторларның якыннарына - фронтовик язучы Госман Бакиров һәм язучы Рөстәм Бакировның туганы Флера ханым Хакимовага; язучы Радик Фәизовның хатыны Дамирә ханыма; Гайсә Гатауллинның хатыны Зөлфия ханыма; Вәзих Рәхимовның хатыны Саҗидә ханыма; язучы, журналист Дамир Галимовның хатыны Сания ханыма; Әнәс Галиевның туганы Гөлназ Гәзимовага, шагыйрь Радик Мөхәммәтовның сеңлесе Роза ханыма; Рәис Насретдиновның кызы Наилә Галимуллинага; Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрә Чулпан Зарифның әнисе Гөлфәмә Зариповаларга тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз