news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Без бергә» фонды волонтерлары Актаныштан махсус операция катнашучысына төзәгеч тапшырды

«Без бергә» фонды волонтерлары махсус хәрби операция катнашучыларының үтенечләренә оператив җавап бирүне дәвам итә. Бүген алар хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кыска ялга кайткан Актаныш егете Илгар Хәкимовка хәрби төзәгеч тапшырды.

Илгар Херсон өлкәсенең Каховка районында комендант батальонында хезмәт итә. Аның хезмәттәшләре арасында – Смоленск, Брянск һәм Россиянең башка төбәкләреннән хәрби егетләр. Ялга кайткач, ул туган йортын һәм балачагын искә төшереп, рәхәтләнеп татар телендә сөйләшә.

«Без тылларны, бигрәк тә Днепр ярларын саклыйбыз. Үзебезнең якка пилотсыз очкычлар һәм самолетларны кертмибез. Куркыныч янаганда без аларны бәреп төшерәбез», - дип сөйли тыйнак солдат үзенең хезмәте турында.

Илгар 1995 елда Актаныш авылында туган. Балалар бакчасыннан соң башлангыч мәктәптә, ә соңыннан кадет интернат-мәктәбендә укыган. 2013 елда Хәрби-диңгез йлотына хезмәткә алынган, Төньяк флотта – Североморск, Мурманск, Архангельск һәм Северодвинскта матрос булып хезмәт иткән.

Армиядән соң Илгар башта нефть өлкәсендә, ә аннары Актаныш агрегат заводында эшләгән. Предприятие ябылганнан соң 2025 елның язында үз теләге белән хәрби комиссариатка килгән һәм махсус хәрби операциягә бару турында контракт имзалаган.

«Без сменалап хезмәт итәбез, ләкин йокларга вакыт булмаган чаклар да була – иптәшләргә ярдәм итәргә кирәк. Дошман гражданнарга һөҗүм итә торган дроннар кулланганда аеруча куркыныч. Иң авыры – тыныч кешеләргә һәм балаларга зыян тигәнен күрү», - дип сөйли Илгар.

Өйгә кайткач, ул һәр мизгелне туганнары һәм дуслары белән үткәрергә тырыша, әти-әнисенә булыша. Аның ялы нибары 14 көн генә дәвам итәчәк.

Бүген Илгар волонтерларга рәхмәт белдерү өчен «Без бергә» фондына килгән. Күптән түгел ул аларга төзәгеч сорап мөрәҗәгать иткән булган, җавап үзен озак көттермәгән. Фонд җитәкчесе Лилия Гикрамина Илгарга кирәкле җиһазны тапшырган.

«Безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Төзәгеч өчен дә, гуманитар ярдәм өчен дә. Сезнең кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз безнең сугышчан рухны арттыра һәм җиңүне якынайта!» - диде Илгар Хәкимов, волонтерларга һәм район халкына мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын яклаучы хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булдыру.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot