news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Без бер-беребезгә кирәк: Җырчы Римма Никитина белән махсус операция хәрбиенең сөю тарихы

Хәрби махсус операция зонасында яралануы, әсирлеккә эләгүе һәм эстрада йолдызының йөрәген яулавы турында сөйләде.

Нельсон позывнойлы хәрби егет татар эстрадасы җырчысы Римма Никитинаны күрүгә үк үлеп гашыйк була һәм йолдызны ничек тә үзенеке итәргә карар кыла. Әмма Наил аягын югалта. Аның хыяллары чәлпәрәмә килә – ул үзен берәүгә дә кирәк түгел, дип уйлый башлый. Римма исә язмышка бирешми – Наил өчен терәк тә, иптәш тә, тормышының яңа мәгънәсе дә булырга җөрьәт итә. Аларның мәхәббәт тарихы турында күптән түгел бөтен ил ишетте.

«Әбием белән бабам мине әтием кебек чын патриот итеп тәрбияләде»

Махсус операция ветераны белән Татарстан җырчысының мәхәббәт тарихы турында бөтен ил ишетте – «Россия-1» телеканалындагы «Малахов» программасы эфирында Наил Рәҗәпов һәм Римма Никитинага багышланган чыгарылыш күрсәтелде. Алар социаль челтәрдә танышкан. Наил шунда ук Риммага гашыйк булган һәм җырчының йөрәген яуларга ниятләгән. Ләкин узган елның гыйнварында егет яраланган, аягын югалткан һәм әсирлеккә эләккән. Наил туган җиренә кайта алган. Биредә аны Римма яңадан яшәргә, тормышны яратырга һәм киләчәккә ышанырга өйрәткән. Ветеран сөйгәненә телепрограмма студиясендә тәкъдим ясады. Римма, әлбәттә, «әйе»дип җавап кайтарды. Гашыйклар үзләренең тарихын «Татар-информ»га сөйләде.

Каты яраланганнан соң аягына ампутация ясагач, Наил протез киеп йөрергә өйрәнгән. Кайчак таякка таянып та йөри. Бүгенге көндә ветеран инде сноубордта шуа һәм следж-хоккей уйный ала.

Наил әтисеннән үрнәк алып хәрби булырга карар кылуы турында сөйләде. Наилгә 7 яшь булганда, аның әтисе Нияз Рәҗәпов һәлак булган. Ир-атка нибары 36 яшь була.

«Әти Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары иде. Аның Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен биш медале бар. Әни дә шул өлкәдә хезмәт иткән – матбугат хезмәтендә дә, республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы киңәшчесе булып та эшләгән. Миңа 11 яшь булганда, әни дә вафат булды – инфаркт кичерде. Без ул вакытта өйдә икәү идек. Мин күршеләргә йөгердем. Алар ашыгыч ярдәм чакырды. Әмма әнине коткарып кала алмадылар. Аңа 45 яшь иде», - дип искә ала ветеран.

Наилне Сарман районында яшәүче әбисе белән бабасы үзләре янына алып киткән.

«Алар мине әтием кебек чын патриот итеп тәрбияләде», - ди ул.

«Күз алдында нәрсәдер шартлаганын гына хәтерлим, ә аңыма килгәндә, аягым юк иде инде»

Наил 2024 елда махсус хәрби операциягә киткәч, якыннары моңа гаҗәпләнмәгән.

«2025 елның 23 гыйнварында җиде кешедән торган төркем белән хәрби биремгә киттек. Безгә миномет ата башлады. Мин шунда ук егетләргә «Туктамагыз, дошман безгә төзи алмасын өчен һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз» - дип кычкырдым. Ләкин егетләр хәлсезләнә башлады. Җиде кеше арасыннан бер мин генә исән калдым», - дип искә ала ветеран.

«Мин үзебезнекеләр янына блиндажга төштем, алар миңа беренче ярдәм күрсәтте, яраларны бәйләде. Шуннан соң бөтенебез бергә ут астына кердек һәм көрәшергә керештек. Камалышка эләктек. Күз алдымда нәрсәдер шартлаганын гына хәтерлим. Аңыма килгәндә, аягым юк иде инде. Кулымдагы жгутны салып аягымны бәйләдем. Шуннан соң аңымны җуйдым. Уянып киткәч, аягымны капшый башладым. Сөякләрем төрле якка чыгып тора иде», - дип сөйли ветеран.

Як-ягына әйләнеп карангач, Наил егетләрнең бөтенесе кырылып бетүен күрә. Ул яңадан берүзе исән кала.

«Ике тәүлек буе диярлек сусыз һәм ризыксыз булдым. «Баба-яга» күрмәсен дип, төнлә хәрби иптәшләремнең мәетләре астында посып яттым. Бу минутларда мин исән калу турында гына уйладым. Әти-әниемнең каберенә башка килә алмам, әбием белән бабама мине җир куенына саласы булыр, йөрәкләре чыдамас, дип курыктым. Минем арттан хәрби иптәшләрем килер, дип өметләнгән идем, ләкин мине дошман тизрәк тапты. Шулай итеп мин әсирлеккә эләктем», - дип сөйли Наил.

Әсирлектә күргәннәрен егет җәһәннәмнең үзе, дип атый. Россия хәрбиләрен көн саен кыйнаганнар һәм җәзалаганнар, Россия бүлекчәләренең кайда урнашуы турында мәгълүмат алырга тырышканнар.

«Без бернәрсә дә сөйләмәдек. Җиңү безнең кулда булачагына ышандык», – ди ул.

Украина табиблары Наилгә медицина ярдәме күрсәтмәгән.

«Безнең күзләрне бәйләделәр һәм подвалга алып төштеләр. Безнең арада якын дустым Дима да булуы ачыкланды. Без минем аяктагы жгутны салдырдык һәм аякның бер өлешен кисеп аттык, чөнки гангрена башланган иде. Авыртуга тешне кысып түздем, яшисе килде», - дип сөйли ветеран.

Илләр авыр яраланган хәрбиләр белән алмашу турында килешү сәбәпле, Наил әсирлектән чыга алган. Егетне Россия табиблары караган. Тагын бер атна яткан булса, коткарып калып булмас иде, дигән белгечләр.

«Хәрби биремгә китүе турында язды да, юкка чыкты»

Яраланыр алдыннан Наил Татарстан җырчысы Римма Никитина белән танышкан була.

«Римманы социаль челтәрләрдә күрдем. Ул миңа бик ошады, һәм без хезмәттәшләр белән аның җырына видео төшерергә булдык. Ул җавап бирде, безнең видеоны бик ошатты. Без аңа концерт куярга килергә тәкъдим иттек, Римма бик теләп ризалашты», - ди ул.

«Ул вакытта мин бик күп хәрби җырлар башкардым, егетләргә гуманитар ярдәм җыйдым, шуңа күрә хәрбиләр өчен концерт оештыру тәкъдимен бик теләп кабул иттем. Концертны мартка билгеләдек», - дип сөйли Римма Никитина.

Хәрби егет белән җырчы бер атна социаль челтәрләрдә аралашкан, ә аннары Наил хәрби биремгә киткән.

«Хәрби биремгә китүе турында язды да, юкка чыкты. Мин аның турында алгы сызыктагы егетләрдән сораша башладым, исемен булса да белергә теләдем, чөнки ул миңа үзенең позывноен гына әйтте. Бераздан миңа аның һәлак булуы турында хәбәр иттеләр. Мин бик озак еладым. Бу яңалыкны авыр кабул иттем, ышана алмадым», – дип искә ала Римма.

Шулвакыт Риммага кинәт көтелмәгән хәбәр килә.

«Бу 2 июнь иде. Миңа Нельсон язды. «Римма, мин сезгә концерт вәгъдә иткән идем, хәтерлисезме мине?» - ди. Ул авыр яралануы, госпитальдә ятуы турында сөйләде. Мин аның исән икәнен белүемә бик шат идем. Аны башка сугышчы белән бутаганнар, булып чыкты», – дип искә ала ул.

Алар яңадан аралаша, видеоэлемтә аша шалтыратыша башлаган.

«Наил социаль челтәрдәге битендә миңа карата хисләре турында белдергән видео урнаштырды. Ул миннән 10 яшькә яшьрәк, мин аңа гел энекәш дип дәшә идем, шуңа күрә мондый яңалыкка әзер түгел идем. «Энекәш, борчылма, без сиңа яхшы кыз табарбыз» – дип җавап бирдем. «Миңа син генә кирәк» - диде Наил. Мин аңа матур сүзләргә ышанмыйм, гамәлләргә карыйм, дип аңлаттым. Шуннан соң ул миңа чәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр җибәрә башлады», - дип сөйли җырчы.

Ул вакытта Римма Мәскәүдә яши һәм киләчәккә зур планнар кора. Яңа продюсер, яңа контрактлар һәм яңа җырлар турында уйлана.

«Августта мин Лилия Хәмитованың концертына кайттым. Наил аңа бик матур чәчәк бәйләме җибәрде. Миңа Наилнең дусты чәчәк бәйләме белән йөзек тапшырды. Ул Наил үзе килә алмады, шуңа күрә бүләкләрне тапшыруымны үтенде, дип аңлатты. Шулай итеп, Наил миңа тәкъдим ясады. Мин ул вакытта уйларга вәгъдә иттем, чөнки Наилне бер тапкыр күргәнем дә юк иде әле», - ди Римма.

«Мин аңа кирәк булуымны тойдым һәм карьерамны читкә куеп торырга булдым»

Наил белән Римма беренче тапкыр сентябрьдә генә күрешкән. Наил, ниһаять, Казанга кайткан, Римма аны каршы алган.

«Барысы да яхшы кебек иде, ләкин ноябрь азагында Наил югалды, элемтәгә чыкмый башлады. Мин аны эзләдем, борчылдым. Соңыннан түзмәдем – продюсерга Казанга Наилне эзләргә кайтуым турында әйттем. Мин аңа кирәк булуымны тойдым һәм карьерамны читкә куеп торырга булдым. Әгәр миңа зур йолдыз булырга насыйп булса, мин һичшиксез йолдыз булачакмын», - ди Римма.

Ул Казанга кайта һәм Наилне эзләвен дәвам итә.

«Мин аны таптым. Ни булганын аңлатуын сорадым. «Мин синең белән булырга лаек түгел, синең карьераң чәчәк атарга тора, мин сиңа комачаулыйм гына» - диде. Әлбәттә, аның минем өчен барысын да хәл итүенә ачуым чыкты. Ләкин ул вакытта Наилгә мораль яктан бик авыр иде. Ул аяксыз булса да алгы сызыкка кайтырга теләде. «Минекеләр барысы да һәлак булды, ә мин монда, өйдә ятам» - диде. Без психологка бардык. Белгеч фронттан кайткан ир-атларда үз-үзеңә ышанмау, төшенкелеккә бирелү кебек күренешләр еш очрый, дип аңлатты. Ул аңа ярдәм итәргә киңәш итте, барысы да җайланачак, дип тынычландырды», – дип сөйли Римма.

Ветеран өчен сөйгәне терәк тә, иптәш тә, тормышының яңа мәгънәсе дә була. Римма протез ясау чорында Наил белән бергә була, аңа бирешмәс өчен көч бирә.

«Авыр булды, ләкин мин берәүгә дә – туганнарга да, дусларга да әйтмәдем. Башта гел начар уйлар чуалды. Аяксыз берәүгә дә кирәк булмам, дип уйладым. Алга таба ничек яшәргә икәнен белмәдем. Мин Риммага шундый авыр вакытта минем янда булуы өчен рәхмәтле», – дип өстәде Наил.

«Башта протезны кия алмый азаплана идем. Хәзер өйрәндем инде, секунд эчендә киеп куям. Баскычтан төшү һәм менү дә проблема түгел хәзер. Хәтта гомеремдә беренче тапкыр сноубордка бастым, инде ике тапкыр шуып карадым. Тормыш бик нык үзгәрде, мин дә үзгәрдем. Инде бернәрсә дә элеккечә булмаячак. Моның белән килешү бик читен. Әмма мин үз мисалым белән башка егетләрне дә бирешмәскә, яшәргә, тормышны яратырга чакырырга телим. Сынаулар безне көчлерәк булырга өйрәтә. Тормыш дәвам итә», - ди ветеран.

Римма октябрьдә Наил белән мәхәббәт тарихлары турында җыр яза башлаган.

«Куплетлар әзер, ә кушымта юк иде. Мин аны Наил протезда йөрергә өйрәнә башлагач язып бетердем. Наил бу җырны беренче тапкыр тыңлагач, хәтта елады. Ә аннары без клип төшерергә һәм анда үзебезнең тарихны сөйләргә булдык», - ди Римма.

Соңыннан Наил «Россия-1» телеканалындагы «Малахов»программасы редакциясенә хат язган. Икенче көнне үк алар белән редакторлар элемтәгә кергән һәм программага чакырган.

«Башта безгә чыгарылышны ун көннән күрсәтәчәкләр, дип әйттеләр. Аннары программа редакциясендә мондый тарихны шундук күрсәтергә кирәк, дигән карарга килделәр. Ике көндә барысын да монтажладылар һәм эфирга чыгардылар. Аннары безгә редакторлар шалтыратты. Безнең инде дүрт ел мондый рейтинглар күргән юк иде, диделәр», - дип өстәде җырчы.

Программаны төшергән вакытта Наил Риммага яңадан тәкъдим ясаган.

«Мин сиңа баш тарта алмаслык итеп тәкъдим ясаячакмын, дип әйткәне бар иде. Программада тәкъдим ясагач, шаккаттым. Ул редакциягә җибәргән хатында миңа студиядә тәкъдим ясарга теләве турында язган булган икән. Мин әле кияүгә чыгарга җыенмый идем, минем планнарым башка иде, ләкин мин аңа «юк» дип әйтә алмадым», – ди Римма.

Фотолар: видеодан скриншот

Елена Фенина, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot