news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без барлык милләт кешеләренә дә ачык – "Сәләт" директоры

"Сәләт" татар телен белүне төп шарт итеп куймый.

Без барлык милләт кешеләренә дә ачык – "Сәләт" директоры
Султан Исхаков

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов) “Сәләт” яшьләр үзәгенә килү өчен татарча белү шарт түгел. Бу хакта үзәкнең директоры Айгөл Габдрахманова “иртәнге аш” форматында үткән журналистлар белән очрашуда белдерде.

“Сәләт” ул өч телле мохит. Без татар телендә, рус телендә сөйләшә алабыз, шулай ук инглиз теленә дә ансат күчәбез. Аланнарда 50 проценттан артыгы – татарча сөйләшүче балалар. Татар телен белми дип кенә, без балага юк дип әйтә алмыйбыз. Теләк булса, телне аланда дәресләр, мастер-класслар аша өйрәнә ала”, – диде ул.

“Татарстанда яшәсәң, татар телен белү кирәк дип саныйбыз. Моны балалар да яхшы аңлый”, – ди Айгөл Габдрахманова.

Аның әйтүенчә, “Сәләт”кә йөрүчеләрнең күпчелеге татарлар, әмма башка милләт вәкилләре – руслар, чувашлар, башкортлар да бар.

“Быел Канадада “Сәләт-Монреаль” аланы ачыла. Бу шулай ук төрле милләт вәкилләре кушылган алан була. Канадага сайлап алу турына чиста рус кызы Арина Быкова да катнашты һәм аланга бару мөмкинлегенә иреште. Ул безнең белән инде өч ел. Шул вакыт эчендә андататар теленә мәхәббәт уянды, телне өйрәнде. Мондый мисаллар күп. Мәсәлән, Евгения Мальцева әйдәман булып эшли. Без беркемгә дә киртәләр куймыйбыз. Без барлык милләт кешеләренә дә ачык,” – ди “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100