news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Без архаик сүзләр белән артык мавыгып татар телен агуладык – Камил Кәримов

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы Камил Кәримов язучыларның архаик сүзләр белән мавыгуын татар укучысының татар әдәбиятыннан гайрәтен чигәргән бер сәбәп итеп саный. “Без суверенитет шаукымы белән шулкадәр мавыктык, архаик сүзләр керттек, - диде ул бүген Бүген Татарстан Язучылар берлегендә оештырылган Проза буенча Түгәрәк өстәл утырышында. - Мин - татар мәктәбендә укыган бала да дәрелфөнүн, мәхкәмә, тәхәллүс кебек сүзләрне белмим. Без артык мавыгып, агуладык татар телен, укучының гайрәтен чигердек”.

Камил Кәримов үзенең рәхәтләнеп Әхсән Баянны укып чыгуын искә алды: “Рәхәтләнеп аңлаешлы телдә язган. Безнең, нишләптер, артык татарлашасыбыз килде”, - ди ул.

Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды. Анда татар әдәбиятына күзәтү ясап, әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Гөлфия Гайнуллиналар чыгыш ясады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100