news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Без һаман да юлларда бик күп кешене югалтабыз, эшкә сәләтле халыкның кырылуы борчый – ТР Президенты

ТР Хөкүмәте йортында республика юлларында аварияләрне киметү чаралары турында фикер алыштылар

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның 11 аенда Татарстан Республикасы юлларында 565 кешенең гомере өзелгән, 6 мең 200 дән артык кеше төрле дәрәҗәдә имгәнү алган. Былтыр шушы вакыт эчендә теркәлгән аварияләрдә 648 кеше һәлак булган.

Әлеге саннар бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында яңгырады. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән нәтиҗәләрнең авырлыгын киметү мәсьәләсенә багышланган утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин докладында 2014 нче елда республика юлларында һәлакәтләр һәм үлем күрсәткечләренең чагыштырмача уңай динамикасын шәрехләп узды. 2013 нче елның 10 ае белән чагыштырганда, Татарстан юлларында һәлак булучылар саны 75 кешегә азрак, фаҗигагә юлыккан балалар саны да өчтән бер өлешкә кадәр кимегән. “Мин моны комплекслы калыплашкан эш нәтиҗәсе дип саныйм”, - ди бу мәсьәләдә Артем Хохорин. Аның фикеренчә, аварияләрнең кимүенә автомәктәпләрдә транспорт чарасы белән йөртүчеләрне әзерләүгә таләпләр катгыйлануы да йогынты ясаган. Шулай ук мәктәп автобуслары катнашында җитди юл-транспорт һәлакәтләре булмавына да игътибарны юнәлтте ул. Министр сүзләренә караганда, бу – мәктәп автобуслары маршрутлары уза торган юл участокларының 85 процентын норматив хәлгә китерүнең уңай нәтиҗәсе. Уртача тизлек җайланмалары белән җиһазландырылган 137 участокта һәлакәтләр саны 13 процентка кимегән. Артем Хохорин әйтүенчә, министрлык, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча җирле бюджеттан да финанслауны күздә тоткан муниципаль программалар кабул ителүенә ирешкән, шулай да, барлык муниципаль берәмлекләр дә финанслауга кирәкле кадәр кушылуга атлыгып тормый. Министр җәяүлеләрне яктылык чагылдыру-кайтару элементлары белән тәэмин итү заруриятен билгеләп үтте. 2015 нче елның 1 нче июленнән шәһәрдән читтәге юлларда караңгы вакытта киемдә шундый элементлар булу мәҗбүри кертеләчәк. Ул аксессуарларны сатып алуга керешергә тәкъдим итте.

Чыгышында Артем Хохорин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда түрәләр кулы да уйнавын яшермәде. Берәүләр тәрәзәләре “кара битлек” кигән машиналарда йөрергә җөрьәт итә, башкалар исә куркынычсызлык каешларын эләктерми. Агымдагы елда эчке эшләр органнарында эшләүче 30 хезмәткәр аек булмаган халәттә идарә иткәне өчен, вазифасыннан азат ителгән. 7 юл-транспорт һәлакәтендә хокук сагында торучыларның гаебе ачыкланган. “Закон бар кеше өчен дә бертигез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җитәкчеләрнең исемнәрен яшереп калудан мәгънә юк, барлык хилафлыклар “Халык контроле”ндә теркәлеп бара”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта шулай ук “автоплатеж” системасы турында да сүз барды. Президент җитәкчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, штрафларның автоматик төстә түләнү системасына тоташтырылырга йөкләмә бирде. Республика башлыгы фикеренчә, штрафлар турындагы хатларны электрон юл белән җибәрүне дә гамәлгә кертергә кирәк. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, штрафларын түләмәгән затларның кырыс җавап тотарга тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларын автомәктәпләр эшчәнлеге сыйфатына игътибарлы булырга өндәде. “Без халык иминлеге өчен җавап бирәбез. Җәяүлеләр өчен юл чыгу урыннары, тротуарлар торышы игътибар үзәгендә булырга тиеш. Автомәктәпләрдә эшләүчеләрнең дә югары әзерлекле булуы мөһим. Без һаман да юлларда бик күп кешене югалтабыз. Эшкә сәләтле халкыбызның тиктомалга кырылуы борчый. Бу гаиләләр өчен зур фаҗига”, - дип борчылып шәрехләде Президент.

Республика җитәкчесе киләсе елның 1 нче июлен дә көтмичә, яктылыкны чагылдыру элементлары белән тәэмин итүгә керешергә кирәклегенә басым ясады. Ул шулай ук транспорт чарасы белән идарә итүчеләрнең тизлек режимын чикләү буенча да эшне көчәйтергә кушты. “Бу мәсьәләгә җитди тотынгач, нәтиҗәсе бар бит”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта докладлар белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов чыгыш ясады.

Фотосурәтләр prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot