Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Без абортларны тыярга түгел, ә аналарга ярдәм күрсәтергә тиеш - Анна Кузнецова
Аның сүзләренчә, бер генә хатын-кызда да аборт ясату теләге булмаска тиеш.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). "Шәхсән минем өчен аборт – кабул ителмәслек күренеш, - дип белдергән бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова "Российская газета" редакциясендә " Эшлекле иртәнге аш"та. – Әмма без, барыннан да элек, тыюларга барганчы, анага һәм туачак балага ярдәм күрсәтергә тиешбез".
Аның сүзләренчә, бер генә хатын-кызда да аборт ясату теләге булмаска тиеш.
"Чынлап та, берәү дә аборт ясатырга теләми – дип сөйли ул. - Ике еллап мин үзем хатын-кызлар консультациясендә аборт ясатырга карар кылган хатын-кызларга консультация бирдем. Менә синең алда бу адымга барырга әзер яшь хатын-кыз. Ә ел ярымнан аңардан куанычлы смс-хәбәр аласың: "Минем сабыем бүген тәпи китте!".
Балалар омбудсмены сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән җитди эш алып бару, медицина-социаль кабинетларны күбәйтү кирәк. Коммерцияле булмаган оешмаларны һәм кризис үзәкләрен абортка кадәрге консультация бирү эшенә тартырга кирәк.
Әгәр дә хатын-кыз баласын саклап калырга карар кылган икән, аның башын икенче мөһим пролема – аборттан алып калган баланы ничек үстерергә дигән уй били.
"Әйе, бүгенге аналарга без балаларыбызны шәм яктысында тәрбияләдек, яисә бер итәкне берничә буын киеп үсте, дип әйтә алмыйбыз, - дип килешә Анна Кузнецова. - Шәхесне социальләштерү дәрәҗәсе нык үсте. Без инвалидларга уңай мохит булдыру турында күп сөйлибез, гаилә өчен, бигрәк тә күп балалылар, бала алганнар өчен уңайлы мохит турында да сүз алып барырга кирәк. Секциягә илт, алып кайт, дәресләрен тикшер, куянга костюм тек - боларның барысын да төнеңне йокысыз үткәрсәң дә эшләп бетерә алмассың. Балалы гаиләләргә “уңай мохит” булдыру, аны җәмәгать аңында формалаштыру кирәк", - дип саный ул.
Балалар омбудсмены фикеренчә, "янәшәдә булырга тиешле"ләр арасында - укытучылар, табиблар, социаль хезмәтләр, битараф булмаган кешеләр, һәр гаиләнең үзенчәлекләрен белеп, үз көчләрен берләштерә белүчеләр булырга тиеш.
"Моның өчен гаилә белән эшләүдә критерийләргә, бәлкем, губернатор эшчәнлеге бәясен дә өстәргә кирәктер. Ятимнәрне гаиләгә урнаштыру критериен керткәч, балалар гаиләләргә алынып, балалар йортлары саны сизелерлек кимеде. Әмма икенче яктан, балаларны яңадан бу йортларга кире кайтару һәм балаларга карата көч куллану артты. Һәм ата-аналарның күңеленә тия торган “балалар әләге” законы барлыкка килде. Билгеле, бу проблеманы чишү юллары түгел, тәкъдимнәр бары хәлне катуландыра, җәмгыятьтә таркалу, гаилә сәясәте юнәлешен аңламау гына була", - дип билгеләп үткән Анна Кузнецова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз