news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бетәме-каламы дип торган мәктәп язмышы өчен һәр укучы алтын бәһасенә тиң -ММЧ

Тукай районы Сәмәкәй авылында мәктәпне япмаганга рәхмәт укыйлар, Шилнәбашта белем йортын киңәйтүне сорыйлар

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Тукай районының Сәмәкәй мәктәбен ремонтлауга республикадан өстәмә акча бүленде. Биредә мәктәп, җирлек советы, ФАП, балалар бакчасы, клуб, китапханә бер түбә астына кертелде. Ә аңа кадәр зур бинада калган мәктәпкә ябылу куркынычы яный иде. Артык мәйданнарны файдалану, уку йортын саклап калу мөмкинлеген бирде. Әлеге максатка республикадан 9,8 миллион сум акча бүленде. Анда 39 бала белем алырга килде. Былтыр укучылар саны 34 булган: аз булса да, бетәме-каламы дип торган мәктәп язмышы өчен һәр укучы алтын бәһасенә тиң.

Шилнәбаш мәктәбендә балалар саны елдан-ел артып килә. Шуңа күрә мәктәпне киңәйтү ихтыяҗы бар. Мәктәптә укучылар саны 140 ка җитәргә тиеш, бүген исә биредә 116 бала белем ала. Мәктәп директоры Финсилә Хантимер кызы җитәкчеләрдән уку йортының бинасын киңәйтүдә ярдәм итүләрен сорады, дип белдерә районның “Якты юл” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100