news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бестселлерлар авторы Эльчин Сафарли Казанга килә, тик аның белән очрашу ихтималы зур түгел

Очрашу Татарстан Милли китапханәсендә 21 апрель көнне була.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанга "Библионочь-2018" традицион фестивале кысаларында танылган азәрбәйҗан язучысы Эльчин Сафарли киләчәк, әмма инде аның белән очрашу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Оештыручылар моны Татарстан Милли китапханәсе Уку залының 120дән артык кешене кабул итә алмавы белән аңлата. Шунлыктан очрашуга катнашучыларның теркәлү исемлеге инде ябылган.

Очрашу Татарстан Милли китапханәсендә 21 апрель көнне була. Биредә язучы үзенең "Когда я вернусь, будь дома" китабын тәкъдим итәчәк. Язучы белән автосессия дә оештырылачак, сораулар бирү мөмкинлеге дә була дип вәгъдә итә оештыручылар.

Искәртеп үтәбез, быел "Библионочь-2018" бөтенроссия акциясе "Китап тылсымы" программасы буенча үткәрелә. Чаралар Татарстанда Лев Толстой елына багышлана.

Эльчин Сафарли - "Сладкая соль Босфора" һәм "Туда без обратно" бестселлерлары авторы. Азәрбәйҗан язучысы һәм журналисты. Бакуда туган, озак еллар Истанбулда яшәгән. Рус телендә яза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100