news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә табиблар һәм укытучыларга транспортта бушлай йөрү хокукын бирергә тәкъдим итәләр

Россиядә табиблар һәм укытучыларга транспортта бушлай йөрү хокукын бирергә тәкъдим итәләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә табиблар, педагоглар һәм мәдәният хезмәткәрләренә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирергә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы депутатлары Сергей Миронов һәм Яна Лантратова РФ вице-премьеры Виталий Савельевка шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Хатта әйтелгәнчә, әлеге категория хезмәткәрләр өчен бердәм транспорт картасын кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә. Мондый карта, инициатива авторлары уйлавынча, шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирергә тиеш.

Миронов билгеләп үткәнчә, бу идеяне тормышка ашыру техник яктан кыен түгел, чөнки мондый тәҗрибә инде бар. Ул Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә гамәлдә булган «Мәскәүле картасы»н мисал итеп китерде, ул гражданнарның аерым категорияләренә бушлай яки ташламалы йөрү хокукын бирә.

Лантратова, үз чиратында, юлга көндәлек чыгымнарны киметү социаль өлкәдә һөнәрләрнең җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкин, дип искәртте. Аның сүзләренчә, мондый чара белгечләргә ярдәм итәр һәм алар эштән китмәсен өчен өстәмә стимул булыр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot