Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бушлай – юк, акчага – рәхим итегез: Татарстанда ташламадан файдаланучылар дару ала алмый
Татарстанда ташламалардан файдаланучы инвалидлар даруханәләрдә аларга тиешле бушлай препаратлар булмавына зарлана. Проблема, аерым алганда, йөрәк һәм шикәр авыруларыннан интегүчеләр өчен билгеләнгән даруларга бәйле рәвештә барлыкка килә. Шул ук вакытта, препаратларга кытлык юк: аларны теләсә кайсы даруханәдә акчага сатып алырга мөмкин. Ни өчен шундый проблема килеп туган һәм дарулар белән тәэмин итү кайчан җайга салыначак. Бу хакта тулырак - «Республика Татарстан» газетасы материалында.
«Дарулар аласы урынга сәламәтлегемне генә бетердем»
Редакциягә мөрәҗәгать иткән 74 яшьлек Түбән Кама пенсионеры Леонид Таращук – йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча икенче төркем инвалид. Ул көн саен йөрәк һәм кан тамырлары нормаль эшләсен өчен өч төрле дару («Ксарелто», «Спиронолактон» һәм «Аторвастатин») эчәргә тиеш. Әлеге өч дару да тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим препаратлар исемлегенә керә, алар инвалидларга бушлай бирелә. Ләкин өлкән яшьтәге ир-ат инде өченче ай даруларны акчага сатып алырга мәҗбүр.
«Рецептны поликлиникада бирәләр, мин аның белән дәүләт даруханәсенә барам һәм препаратлар алам. Элек берничә атнага тоткарлыклар булса да, бирәләр иде әле. Ә 2025 елның ноябреннән даруханәдә һаман шул бер сүзне ишетәм: ташламалардан файдаланучылар өчен дарулар килмәгән. Атна саен шунда барам. Ә акчага дарулар бар: рәхим итеп, ал гына! – ди пенсионер.
«Гаммәви мәгълүмат чараларыннан декабрь аенда Владимир Путин белән туры элемтәгә ташламалардан файдаланучыларның дарулар белән тәэмин ителмәвенә карата бик күп шикаятьләр килүен белдем. Президент бу мәсьәләне өйрәнергә кушты, һәм нәтиҗәләр буенча аны төбәкләргә дарулар җибәрелде, бернинди проблема да юк, дип ышандырдылар. Әмма бу бит алдау, күзгә төтен җибәрү!»
Леонид Таращук даруларга ай саен 4-4,5 мең сум акчасын сарыф итәргә мәҗбүр. Шул ук вакытта, ир-ат сүзләренчә, бер вакыт ул ташламалы препаратлардан баш тарткан һәм акчалата компенсация алган (1300 сумнан бераз артыграк). Ләкин соңыннан поликлиникада аны ташламаны натуралата алырга күндергәннәр, янәсе, болай отышлырак та, тынычрак та: кинәт өзлегүләр барлыкка килсә, кыйммәтрәк препарат кирәк булачак.
«Акчалата түләүнең миңа тиешле препаратлар бәясеннән күпкә кимрәк икәнлеге аңлашыладыр. Әгәр дә аларны даими бирсәләр, мин шатланыр гына идем, ләкин монда нервларың гына какшый бит. Мин дарулар аласы урынга сәламәтлегемне генә бетердем», – дип авыр сулый укучыбыз.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Казанда яшәүче 62 яшьлек пенсионер Андрей Коновалов та – икенче төркем инвалид. Ташламалардан файдаланучы буларак, ул Паркинсон авыруыннан, шулай ук йөрәк чирләре һәм гипертониядән бушлай препаратлар алырга тиеш.
«Йөрәк даруын һәм кан басымын көйли торган препаратлар һәрвакыт бар, шул ук вакытта алар арзан да, кирәк булса үзең дә сатып ала аласың. Ә менә Паркинсон авыруыннан «Мирапекс ПД» таблеткаларының бер кабы 1500 сум чамасы тора, бер айга миңа өч кап кирәк. Даруханә хезмәткәрләре үзләре шалтыратырга һәм ташламалардан файдаланучыларга дарулар кайтуы турында хәбәр итәргә тиеш түгел, диләр. Мин графикны өйрәндем һәм бу көннәрдә китергәннәрдер дигән өмет белән киләм. Тик бер айга тоткарлык һәрвакыт бар - декабрьдә бирелергә тиешле препаратны гыйнварда алдым», - дип сөйләде ир-ат.
«Инсулинны болай гына алыштыра алмыйсың»
Шикәр авыруыннан интегүчеләр дә ташламалы даруларга кытлык кичерә. ТР Шикәр диабеты белән авыручылар берләшмәсе директоры, ТР Иҗтимагый палатасының Социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе әгъзасы Тимур Николаев сүзләренчә, 1нче типтагы диабет белән чирләүче балалар дарулар белән азмы-күпме тәэмин ителсә дә, өлкәннәр белән хәлләр начаррак.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Гомумән, гыйнварда ташламалардан файдаланучылар һәм төрле авырулардан интегүчеләр дарулар белән тәэмин итүдә зур проблема сизә. Кызганыч ки, бу ел саен кабатлана һәм ул сатулар белән бәйле: дарулар китерү буенча тендер декабрьдә үткәрелә, һәм гыйнварда система әле тиешенчә эшләми», - дип аңлатты Николаев (ул үзе дә 1нче типтагы диабет буенча федераль ташламалардан файдалана).
Мондый пациентларга бушлай тест-полоскалар, инсулин һәм инсулин помпасына ярдәмче материаллар бирергә тиешләр.
«1нче типтагы шикәр диабетыннан интегүче өлкәннәргә медицина ярдәме стандарты буенча көненә ким дигәндә дүрт тест-полоска (аена – 120), ягъни өч кап каралган булса да, һәрвакыт берне генә бирәләр. Инсулин белән дә проблема күзәтелә: даруханәләрдә Россия препаратын тәкъдим итәләр, ә ул бөтен кешегә дә туры килми. Бу җәһәттән миңа бәхет елмайды: инде биш ел Россиядә җитештерелгән инсулин кулланам, минем аның белән проблемалар юк, әмма башка пациентларның күбесе кыенлыклар кичерә. Чынлыкта, безгә рецептта күрсәтелгән җитештерүченең инсулинын бирергә тиешләр, гадәттә, бу - чит ил препаратлары.
Инсулин - ул бит витамин түгел, аны болай гына алыштырырга ярамый, чөнки ул куркыныч реакцияләргә, хәтта анафилактик шокка китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә пациентлар, кагыйдә буларак, үз хисабына үзләренә кирәкле препаратны сатып ала (бер шприц-ручка өчен - 2-2,5 мең сум), чекларын саклый, аннары прокуратурага шикаятьләр белән бара һәм, бушлай тәкъдим ителгән инсулинның аларга туры килмәвен табиб комиссиясе аша исбатлап, бу акчаларны суд аша кире кайтара. Мондый хәлләрдә судлар еш кына пациент ягына баса. Шулай ук инсулин помпасы өчен ярдәмче материаллар белән дә проблемалар барлыкка килә, даруханәләрдә алар юк, диләр», – дип аңлатты вазгыятьне Тимур Николаев.
Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул татарстанлыларны балаларны һәм өлкәннәрне дарулар белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар турында хәбәр итәргә өндәде. Берничә көн эчендә республиканың барлык шәһәр-районнарыннан 100дән артык шикаять килгән. Николаев бу проблеманы ТР Иҗтимагый палатасының якындагы утырышында күтәрергә җыена.
«Индивидуаль тәртиптә»
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ташламалардан файдаланучыларга дарулар бирүдә ни өчен өзеклекләр килеп чыгуы һәм аларның кайчан бетәчәге турындагы сорауга болай дип җавап бирделәр: «Татарстан Республикасында федераль ташламалардан файдаланучылар саны – 346 526 кеше, шулар арасында 138 281 кеше ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча социаль хезмәтләр җыелмасына хокукны саклап калды.
2026 елга кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасын финанслар белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан Татарстан Республикасы өчен 2,751 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ташламалы категориядәге гражданнарны тәэмин итү өчен дару препаратлары сатып алу буенча тендер алдан ук - гражданнарга препаратлар бирә башлаганчы 7-8 ай кала үткәрелә. 2026 ел гаризалары буенча ташламалы категориядәге гражданнар өчен дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре сатып алу буенча барлык тендерлар сәламәтлек саклау учреждениеләре заявкалары нигезендә тулы күләмдә башкарылган.
Теге яки бу препаратның булмау ихтималы турында мәгълүмат чыккан очракта, дарулар белән вакытында тәэмин итү максатыннан ул башкасына, шул исәптән бүтән дозировкаларга һәм дару формаларына алмаштырыла.
Гражданнар мөрәҗәгать иткән вакытта дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре индивидуаль тәртиптә хәл ителә».
Түбән Камада яшәүче Леонид Таращук та үзен борчыган проблеманы «индивидуаль тәртиптә» хәл итәргә тырышып караган.
«Ике атна элек бу уңайдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына шалтыраттым, анда минем белән элемтәгә керергә вәгъдә иттеләр, әмма әлегә кадәр бернинди хәбәр дә юк», – дип зарланды ир-ат.
«Республика Татарстан», Дарья Субботина
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз