Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пилотсыз очкычлар Череповец шәһәре сәнәгать зонасына һөҗүм иткән
Череповец сәнәгать мәйданчыгы территориясендә пилотсыз очу аппаратларын бәреп төшергәннәр. Бу хакта Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов хәбәр итте.
«Округның критик инфраструктурасына зыян килмәде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Оператив бүлекчәләр югары әзерлек режимына күчерелде. Оператив штаб җыелды», - дип язган ул Телеграм-каналда.
РФ Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Брянск, Ленинград, Вологда, Смоленск, Белгород, Курск, Псков өлкәләре, Кара диңгез акваториясе, Кырым Республикасы һәм Мәскәү төбәге территорияләрендә Украинаның 85 пилотсыз очкычын бәреп төшергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз