news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бесланда БПЛА җимерекләре биш катлы торак йорт түбәсенә төшкән

Бесланда (Төньяк Осетия) пилотсыз очкыч ватыклары биш катлы торак йорт түбәсенә төшкән, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Сергей Меняйло.

Бинадан ашыгыч рәвештә 70 кешене эвакуацияләгәннәр, яшәүчеләрнең берсе медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Түбә һәм тәрәзәләр зарарланган, янгын чыкмаган.

Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Меняйло оператив штабның тәүлек буе эшләвен билгеләп үтте һәм гражданнарны тынычлык сакларга һәм рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышанырга өндәде.

Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, 17 гыйнварда 23.00 сәгатьтән 18 гыйнварда 7.00 сәгатькә кадәр Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре Россиянең 11 төбәгеннән һәм Азов диңгезе акваториясе өстеннән 63 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot