news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беслан фаҗигасе корбаннарын Башкортстанда да искә алдылар

Беслан фаҗигасе корбаннарын Башкортстанда да искә алдылар

(Уфа, 5 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Беслан шәһәрендәге былтыргы коточкыч фаҗига корбаннарын Башкортстанда искә алу Уфадагы һәм республика шәһәрләре, районнарындагы мәчетләрдә мәрхүмнәр рухына дога кылудан башланды. Уфадагы шундый искә алу чаралары «Лалә-Тюльпан» Җәмигъ мәчетендә, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтендә, «Ихлас» һәм «Гуфран» дип аталган мәчетләрдә аеруча киң колачлы үтте. Бу мәчетләргә килгән йөзләрчә дин кардәшләр мәрхүмнәр рухына дога кылып кына калмады, ә байтак кына хәер акчасы да салды. «Ихлас» мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, бу мәчеттә кергән хәерләр Беслан балаларына багышлап күргәзмә почмак эшләүгә тотынылачак.

Башкортстанның Хатын-кызлар берлеге дип аталган җәмәгатьчелек оешмасы әгъзалары исә Бесланга сәфәргә китте. Берничә кеше кергән бу вәкиллек үзе белән Беслан корбаннары гаиләләре өчен Башкортстанда җыелган матди ярдәмне дә алды. Төньяк Осетия җитәкчелеге белән очрашуда шушы акчаларны да тапшырачаклар.

Беслан фаҗигасе корбаннарын искә алу Башкортстанның һәр мәктәбендә үтте. Мәгариф министрлыгында алдан ук билгеләнгәнчә, һәммә мәктәпләрдә укучы балалар дәресләр башланыр алдыннан басып, бер минут тын калып, мәрхүмнәрне искә алды. Күп кенә мәктәпләрдә террорчылык белән көрәшкә теләктәшлек йөзеннән, ачык дәресләр дә үтүе мәгълүм.

news_right_1
news_right_2
news_bot