news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Берьюлы дүрт шәһәрдә "Хәтер вакыттан көчлерәк" акциясе узачак

Чараны Казан, Уфа, Ялта һәм Мәскәүдә үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). 17 сентябрь көнне берьюлы дүрт шәһәрдә "Хәтер вакыттан көчлерәк" дип аталган акция узачак. Чараны Казан, Уфа, Ялта һәм Мәскәүдә үткәрү планлаштырыла. Калалар үзара видеокүпер аша бәйләнер дип планлаштырыла. Бу хакта Мәскәү Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Акция кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләячәкләр. Мәскәүдә бу чара Татар мәдәни үзәгендә сәгать 12.00 дә башлана. 
 
Ветераннарның күбесе олы яшьтә булганлыктан, Мәскәүдәге милләттәшләребез сугышта катнашучыларны мәдәни үзәккә алып килүдә һәм аларга бүләкләр әзерләүдә матди ярдәм күрсәтүне үтенә, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot