news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Берьюлы алты спортчыга көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде

Берьюлы алты спортчыга көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Өч регионнан берьюлы алты көрәшчегә халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде. Бу хактагы карарны Россиянең спорт министры Михаил Дегтярев имзалаган.

Әлеге карар нигезендә Татарстан көрәшчеләре Алексей Абрамов һәм Ранис Гыйләҗетдинов, Чувашия Республикасы спортчысы Шамил Вахитов, Башкортстан көрәшчеләре Айгиз Зәйнетдинов, Артур Зөлкәрнәев һәм Дим Хәйруллин халыкара класслы Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot