Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Берьюлы 5 кешенең гомерен өзгән һәлакәт сәбәпчесе юл хәрәкәте кагыйдәсен 13 тапкыр бозган
Юлларда хәрәкәт кагыйдәләрен төгәл үтәми, үзебездә юл йөрү культурасы тәрбияләми торып, транспорт һәлакәтләреннән котылып булмаячак, дип саный республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Р.Миңнеханов
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген республиканың ЮХИДИ идарәсендә үткәрелгән матбугат конференциясендә идарә җитәкчесе Рифкат Миңнеханов кичә сәгать иртәнге 7 тулганда Казан – Оренбург юлының 57 нче чакрымында булган зур һәлакәтне шәрехләп: «Берьюлы 5 кешенең гомерен өзгән һәлакәт сәбәпчесе - «Рено Меган» белән идарә итүче 1979 елгы зат юл хәрәкәте кагыйдәләрен ел дәвамында 13 тапкыр бозган, шул исәптән тизлек режимын да. Нәтиҗәдә, ваемсызлыгы үзенең дә, пассажирларының да башына җиткән», - диде.
Татарстанның баш автоинспекторы сүзләренчә, шәхси пассажир ташу белән шөгыльләнгән әлеге зат машинасының тәгәрмәчләре һаман да җәйге резиналы һәм протекторларының биеклеге норматив буенча каралган 1,6 мм.дан ким булган. Җитмәсә, рульдәгесе дә, аның 1956 һәм 1961 елгы хатын-кыз, 1961 һәм 1989 елгы ир-егет пассажирлары да куркынычсызлык каешлары белән утыргычка үзләрен беркетүне кирәк тапмаган. Аның каравы, каршысына җиңел машина килеп төртелгән «КамАЗ» шоферы, ул 1963 елгы, андый каешларын эләктергән булган, нәтиҗәдә, йөк машинасының алды җимерелсә дә, кешесе зыян күрмәгән. «Юлларда хәрәкәт кагыйдәләрен төгәл үтәми, үзебездә юл йөрү культурасы тәрбияләми торып, транспорт һәлакәтләреннән котылып булмаячак. Куркынычсызлык һәркемнең үзеннән тора», - дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.
Искәртеп үтәбез: кичә Оренбург ягыннан килеп, Лаеш турысына җиткән «Рено Меган» юлда «Алда барган транспортны узарга ярамый» билгесе торуга карамастан, зур тизлектә каршы юл хәрәкәт тасмасына чыккан һәм «КамАЗ»га килеп бәрелгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз