news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бертуган Чаллы егетләре Бөтенроссия ярышларда җиңү казанды

Чарада егермедән артык төбәктән спортчылар катнашты.

(Чаллы, 16 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Альбина Зарипова). Яңа Чабаксар шәһәрендә узган каратэ буенча Бөтенроссия ярышларында Яр Чаллы спортчылары беренче һәм икенче урыннар яуладылар, ңип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

 

Чарада егермедән артык төбәктән спортчылар катнашты. Ярышлар төрле яшь төркемнәре буенча алып барылды. Татарстан Республикасы исемен Яр Чаллы спортчылары Галәэтдин һәм Камалэтдин Усмановлар якладылар. Алар үзләренең яшь төркемнәре буенча уңышлы чыгышлар ясап, беренче һәм икенче урыннар яуладылар. Егетләр Геннадий Бубнов тренеры җитәкчелегендә әзерләнәләр.

“Галәэтдин каратэ буенча Татарстандагы иң көчле спортчыларның берсе санала. Шуңа да без ярышларга барыр алдыннан бары тик җиңү максатын куйдык. Ул лаеклы дәрәжәдә чыгыш ясады. Камалэтдин хәзерге вакытта – әзерлек формасында. Шуңа да бу ярышларда катнашу аның өчен психологик этап булды”, – ди ул.

Егетләр Бөтенроссия ярышларына ике ай дәвамында әзерләнгән. Аена ким дигәндә, бер-ике турнирда катнашу алар өчен гадәти хәл. Якын арада Усмановларны тагын берничә ярыш көтә. Анападагы Бөтенроссия Сугыш сәнгате уеннары, Россия беренчелегенә һәм чемпионатына параллель рәвештә әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100