news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Берничә көннән Татарстан хаҗиларының ахыргы төркеме Казанга кайта
Баштагы көннәрдә Казанга 134 кешедән торган өч төркем кайтса, узган атнада Истанбул-Казан рейсы белән тагын 46 хаҗи туган җиргә аяк басты
Скопировать ссылку
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Казан” халыкара аэропорты көн саен диярлек Изге җирләрдән кайтучы хаҗиларны каршы ала. Баштагы көннәрдә Казанга 134 кешедән торган өч төркем кайтса, узган атнада Истанбул-Казан рейсы белән тагын 46 хаҗи туган җиргә аяк басты.
Башка еллар белән чагыштырганда, быел хаҗ кылу йолалары тынычрак узды. ТР мөфтиенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары, Татарстан хаҗ миссиясе җитәкчесе Аяз хәзрәт Мингалиев сүзләренчә, безнең хаҗилар су басудан зыян күрмәгән. Яңгыр булуга карамастан, барлык йолалар да гадәттән тыш хәлләрсез башкарылган. Барлык хаҗиларны вакцинацияләү файдага киткән. Алар, бик нык аруга карамастан, үзләрен яхшы хис итә, татарстанлылар арасында салкын тиеп яки грипп белән авыручылар юк.
“Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан хаҗиларының ахыргы төркеме Казанга 17 декабрьдә Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 4 туларга 20 минутта кайтып җитә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot