news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берничә көн элек балалар бакчасы янында кыйналган егет Чаллы хастаханәсендә үлгән

Аны кыйнауда шикләнелүче егетне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

(Чаллы, 28 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 19 яшьлек егет үлгән. Аны берничә көн элек балалар бакчасы янында кыйнаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га хокук саклау органнарында үз чыганакларыннан билгеле булды.

Тикшерү фаразы буенча, 23 ноябрьдә 31нче комплекстагы «Шәүлегән» балалар бакчасы янында гадәттән тыш хәл булган. Биредә 18 яшьлек Андрей Сюрдов белән 19 яшьлек Радик Фатыйхов арасында низаг чыккан.

Сюрдов оппонентын куллары һәм аяклары белән тибеп кыйнаган. Алган җәрәхәтләрдән егет аңын югалткан. Бүген хастаханәдә аның үлеме билгеле булды.

Һөҗүмчене Фатыйхов һәлак булганчы тоткарлыйлар. Тикшерү шикләнелүчене кулга алу турында үтенеч язган. Сюрдов ике ел элек, 16 яшьлек чагында, кәрәзле телефоннар һәм планшет урлаган өчен шартлы рәвештә ел ярымга хөкем ителгән булган.

Нәтиҗәдә, суд аны ике айга кулга алган. Ул шикләнелүче сыйфатында тагын бер җинаять эше буенча уза.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100