Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Берлиндагы раштуа ярминкәсендә катнашучыларны йөк автомобиле таптаткан, 12 кеше һәлак
Үлүчеләр арасында чит ил туристлары да бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). 19 декабрьдә Германия башкаласы Берлиндагы раштуа ярминкәсенә килгән халык төркеме өстенә йөк автомобиле килеп кергән. Фаҗигадә 12 кеше һәлак булган, 50 дән артыгы тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Берлин полициясе, инцидентны ачыкланмыйча торып, аны террор акты дип атау иртә дип белдергән. Йөртүченең кешеләрне таптатуы махсусмы, ялгышмы икәне төгәл билгеле түгел.
Йөк машинасының хуҗасы - Польша гражданы автомобиленең куып алып кителгән булуын белдергән.
Шаһитлар әйтүенчә, ярминкәдә кеше күп булган. Польша номерлары булган йөк машинасы палаткалар арасыннан барган. Үлүчеләр арасында чит ил туристлары да бар. Ростуризм алар арасында россиялеләр юк дип белдерде.
Автомобиль кабинасында ике кеше булган. Аларның берсе фаҗига булган урында үлгән, икенчесе (Әфганстан яки Пакьстан гражданы) качарга теләгән, әмма тоткарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз