news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берлинда үткәрелә торган "Яшел атна"да Татарстан продукциясе тәмләп карауга тәкъдим ителә

Күргәзмә-ярминкәгә килүчеләр сөт продукциясе, сыр, бал, яшелчә, спиртлы эчемлекләрне тәмләп бәяли ала

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Берлинда 80нче "Яшел атна" - (Grune woche) халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсендә Татарстан продукциясе тәмләп карауга тәкъдим ителә. Бирегә килүчеләр сөт продукциясе, сыр, бал, "Майский" теплица комбинаты" ААҖ яшелчәләрен, "Татспиртпром" ААҖ эчемлекләрен һәм башка эшләнмәләрне тәмләп бәяли ала.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә күргәзмәдә катнашучы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру бүлеге башлыгы Эльс Борһанов хәбәр итте.

Эксперт комиссиясе күргәзмәгә, авыруларга бәйле рәвештә,  кош һәм дуңгыз итен алып килүне тыйган. Әмма Татарстан аграр делегациясенең авыл хуҗалыгы форумына килүчеләргә һәм кунакларга күрсәтер продукциясе аз түгел. 

Моннан тыш, бүген Татарстан вәкилләре авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм техника җитештерү компания һәм фирмалар белән очрашу һәм сөйләшүләрне дә дәвам итә.                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100