Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Берлинда Кырымтатар мәдәнияте көннәре дәвам итә
Берлинда Кырымтатар мәдәнияте көннәре дәвам итә
(Симферополь, 22 сентябрь, «Татар-информ»,Диләвәр Османов). Берлинда 20 сентябрь көнне башланган Кырымтатар мәдәнияте көннәре дәвам итә. Аны Берлинның Тюркология институты һәм Henrik Boll фонды оештырган. Шушы чара кысаларында кырымтатар гитарачысы Әнвәр Измайловның, скрипкачы Назыйм Әхмәдовның концертлары һәм Тюркология институтында кырымтатар галимнәренең чыгышлары булды. Гомумән алганда, программа алда планлаштырылганга караганда күпкә кыскартылган булып чыкты, чөнки ике спектакль күрсәтергә тиешле кырымтатар актерларының төп өлеше һәм ике концерт бирергә тиешле театр оркестры башкаручыларының күбесе соңгы минутта гына Берлинга барудан баш тартты.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, кырымтатар артистлары төркеме, имеш, финанс чыгымнары аркасында бармый калган икән, ә Милли Мәҗлес фикеренчә, Берлиндагы Кырымтатар мәдәнияте көннәрен Төркияне көрдләр мәсьәләсендә тәнкыйтьләп чыккан бер немец оешмасы оештырган һәм анда катнашачак артистларның кайберләре шуңа каршылык йөзеннән Алманиягә сәфәрен өзгән.
Берлиндагы Кырымтатар мәдәнияте көннәре 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз