Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Берлин үзәгендә автомобиль халык өстенә очып кергән, һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр бар
Берлин үзәгендә автомобиль кешеләрне бәрдергән, нәтиҗәдә 16 кеше зыян күргән һәм 1 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС чит ил матбугатына сылтама белән хәбәр итә.
Фаҗига кичә кич Потсдам мәйданыннан ерак түгел, Тиргартен паркы районында булган. Автомобиль кешеләр төркеменә очып кергән, шуннан соң агачка бәрелгән. Машина йөртүче, салоннан чыккач, салкын корал тотып, кешеләргә ташланган, ә аннары билгесез юнәлештә качкан.
Полиция хезмәткәрләре фаразланган җинаятьчене эзли. Хокук саклаучылар версиясе буенча, шикләнелүче – 21 яшьлек Абдул Б. Агымдагы елның маенда ул балигъ булмаганнар өчен төзәтү учреждениесеннән азат ителгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, Абдул автомобильне арендага алган, шуннан соң шәһәр үзәгендә кешеләрне бәрдергән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын-кыз һәлак булган, 16 кеше җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрнең өчесе авыр хәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз