Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Берлекнең яңа рәисе Ркаил Зәйдулла урынбасар итеп Илсөяр Иксанованы алырга мөмкин
Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы корылтаен үткәрде.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлеге рәисенең бер урынбасары шагыйрә Илсөяр Иксанова булырга мөмкин.
«Бер урынбасар Илсөяр Иксанова булыр, бәлки. Әлегә башкасын әйтә алмыйм», — диде яңа гына рәис итеп Ркаил Зәйдулла.
Яңа рәис Татарстан Язучылар берлегенең яңа идарә составына хатын-кыз язучыларны күп кертүенә басым ясады. 27 язучыдан торган идарә составында сигез хатын-кыз язучы бар.
Болар — Дания Заһидуллин, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина, Алена Кәримова, Луиза Янсуар, Гәүһәр Хәсәнова, Нәбирә Гыйматдинова, Ольга Иванова.
Бүген Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы корылтаен үткәрде. Язучылар алдагы 4 елга үзләренең яңа рәисләрен сайлап куйдылар. 122 тавыш белән Ркаил Зәйдулла сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз