news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретары Антониу Гутерриш Казанга килде

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретары Антониу Гутерриш Казанга килде
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) генераль секретары Антониу Гутерриш Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

БРИКС илләре башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot