news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар ифтар үткәргән

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар ифтар үткәргән
Әлфия Бәдретдинова

Татар активистлары оештырган ифтарга Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле әмирлекләрендә яшәүче 50 милләттәш җыелган. Аларның күпчелеге тумышы белән Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан һәм Казахстан якларыннан.

«Ифтарны беренче тапкыр гына уздыруыбыз түгел, берничә тапкыр җыелып алганыбыз булды. Ифтар танышу һәм мәдәни-белем бирү форматында узды. Мондый чаралар файдалы танышуларга сәбәп булып тора һәм мәдәни-милли бердәмлекне ныгыта. Ул матур традициягә әйләнде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар активисты, блогер Әлфия Бәдретдинова.

Аның әйтүенчә, изге Рамазан аенда ифтар чараларында дуслашу, танышу зур мәгънәгә ия. «Рамазан ае башында да ифтар оештырган идек. Анда Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Герое Дамир Йосыпов һәм башка бик күп милләттәшләребез катнашты», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100