news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Владимир Путинны инаугурация белән котлады

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд Бен Зайд Әл Нахайян Россия Президенты Владимир Путинны инаугурация белән котлады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гомум бәхет өчен, гомуми диалогны ныгытуга, үсешкә һәм хезмәттәшлеккә омтылып, халыкара партнерлар белән багланышлар яклы», - диде Әл Нахайян.

Ул шулай ук Путинга «үсеш һәм алгарыш юлында ил белән идарә итүдә» уңышлар теләде һәм ике ил лидерларының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Россия арасында стратегик хезмәттәшлекне ныгыту өчен багланышларны дәвам итәчәгенә өмет белдерде.

Искәртик, бүген Владимир Путин рәсми рәвештә Россия Президенты вазифасына кереште. Россия лидеры Кремльдә ант бирде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100