news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Казанда узучы БРИКС саммитына килде

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Казанда узучы БРИКС саммитына килде
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд Бен Заид Әл Нахайян БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре БРИКСка былтыр Көньяк Африка Республикасында узган саммит нәтиҗәләре буенча 1 гыйнварда керде.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – Фарсы култыгы һәм Якын Көнчыгыштагы иң динамик үсеш кичерә торган илләрнең берсе. Ул БРИКСта әгъза булып торуны сәүдәне киңәйтү һәм яңа базарларга чыгу өчен стратегик мөмкинлек буларак карый.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте видеосы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100