Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Казанда узачак БРИКС саммиты чараларында катнаша
21 октябрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд Бен Заид Әл Нахайян Россиягә рәсми визит белән килә. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре лидеры Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрәчәк, шулай ук БРИКС саммиты чараларында катнашачак.
Кремльнең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Әл Нахайян һәм Путин Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы хезмәттәшлек, шул исәптән аның агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары хакында фикер алышыр дип көтелә. Моннан тыш, лидерлар актуаль халыкара мәсьәләләрне дә кузгатачак. Аерым алганда, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәгендәге вазгыять хакында фикер алышачаклар.
БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Халыкара чарада 30дан артык илнең вәкиле катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз