news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Берләшкән Милләтләр Оешмасына дигән "КАМАЗ"ларга 535 миллион сум акча бүлеп бирелде

Әлеге боерыкка Премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 2017-2018 елларда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бөтендөнья азык-төлек программасы өчен "КАМАЗ" йөк машиналары алырга федераль бюджеттан 535 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Әлеге боерыкка Премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйган, дип яза "Известия" Министрлар Кабинеты сайтындагы хәбәргә сылтама белән.
 
Документ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан «БМОның  Бөтендөнья азык-төлек программасы фондына кертем сыйфатында "КАМАЗ" йөк автомобильләре, тагылмалар, күчмә укыту сыйныфлары, запас часть комплектлары алу, шулай ук әлеге техниканың гарантияле хезмәт күрсәтүен тәэмин итүгә» 535 миллион сумга якын акча бүлеп бирүне күздә тота.
 
Моннан тыш, боерыкта Финанс министрлыгына «логистик потенциалны үстерү өчен» Бөтендөнья азык-төлек программасы фондына мачсатчан кертем түләүгә 1,5 миллион долларга якын акча бүлеп бирү хакында да әйтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot