Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең "Majid Al Futtaim" компаниясе Казанда гипермаркетлар челтәре ачу мөмкинлеген карый
ТР Премьер-министры республика Хөкүмәте йортында компания вәкилләре белән очрашты
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Гарәп Әмирлекләренең "Majid Al Futtaim" компаниясе вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Илдар Халиков һәм "Majid Al Futtaim" компаниясе вәкилләре сәүдә өлкәсендә уртак проектларны тормышка ашыру перспективалары хакында фикер алышты. ТР Премьер-министры билгеләп узганча, бүген республикада чит ил капиталын җәлеп итү һәм инвесторлар өчен тулысынча әзерләнгән техно- һәм индустриаль парклар төзүгә аерым игътибар бирелә.
"Majid Al Futtaim Retail" компаниясе башкарма директоры Франк Витек Илдар Халиковка җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм үз компанияләренең төп эшчәнлеге сәүдә өлкәсе һәм күчемсез милек булуны билгеләп үтте. "Без дөньяның 13 илендә эшлибез һәм хәзер Россиядә берегеп калырга телибез. Татарстан Үзәк Азия белән янәшә урнашкан. Өстәвенә, Россиянең динамикалы үсеш кичерүче төбәге буларак танылган", - дип өстәде ул. Витек ассызыклаганча, "Majid Al Futtaim Retail" компаниясенең Татарстан белән сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә төзелеш һәм хезмәттәшлек итү белән бәйле берничә варианты бар. Шулай ук компания Казанда үзенең гипермаркетлар челтәрен ачу мөмкинлеген дә истән чыгармый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз