news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар яшьләре яңа ел алды кичәсенә җыелды

Чарада кырыклап кеше катнашты.

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар бергә җыелып яңа ел алды кичәсен үткәргән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кичәнең оештыручысы Әлфия Бәдретдинова хәбәр итте.

“Безнең максат – Дубайда яшәгән татарларны табу, берләшү һәм бер-беребезгә ярдәм күрсәтү. Без ифтарларга җыелган идек, яңа ел алдыннан тагын бер кат җыелып, киләчәккә планнар төзергә уйладык”, - дип сөйләде Әлфия Бәдретдинова.

“Яңа ел алды кичәсе – бергә аралашып алуга бер яхшы сәбәп. Гарәп Әмирлекләрендә якташларыбыз күп, мондый кичәләрдә якыннанрак танышып та була. Тарихи-мәдәни очрашулар, Татарстан белән араларны ныгыту, андагы чараларга үзебезнең вәкилләрне җибәрү планнары бар”, - диде Дубайдагы Татарстан Республикасы сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов.

“Дубайда 25 ел яшәүче татар гаиләсе бар, яшьләребездән 8-10 ел яшәүче кызлар-егетләр дә байтак иткән. Татарлар белән дә шулай төрле бәйрәмнәр, очрашулар үткәреләчәк. Якын киләчәктә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашуны тормышка ашырырбыз дип өметләнәм”, - диде Әлфия Бәдретдинова.

Яңа ел алды кичәсендә татар журналистлары Данил һәм Әдилә Сәфәровлар да катнашкан. “Элек Австралия, Финляндия татарларын үрнәк итеп куялар иде, хәзер инде Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен дә үрнәк итеп куярга була. Алар үзләрен бик актив белдертә башладылар”, - дип уртаклашты алар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100