news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә россиялеләргә визаны илгә килгәч бирәчәкләр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Якын Көнчыгышта иң популяр туристик юнәлешләрнең берсе, шул исәптән россиялеләр арасында да танылган.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Премьер-министры Мөхәммәд бән Рәшид Аль Мактум бүген Министрлар Советының Россия ражданнарына илгә кергәндә барлык чик буе пунктларында виза бирү турындагы карарын хуплаган. Бу хакта Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мәгълүмат агентлыгы җиткерә, дип хәбәр итә ТАСС.

Әлеге мәгълүматлар буенча, җирле хөкүмәт карарында Россия гражданнары өчен илгә керү визасы 30 көнгә бирелә һәм аны тагын бер тапкыр 30 көнгә озынайта ала, диелгән. Әлеге карар ике ил арасындагы стратегик хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан кабул ителгән.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Якын Көнчыгышта танылган туристик юнәлешләрнең берсе, шул исәптән россиялеләр арасында да популяр. Россия Федераль дәүләт статистика хезмәтендә басылган материалларга караганда, 2016 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр әлеге илдә Россиянең 322 мең гражданы булып киткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100