news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дәүләт хезмәткәрләре «көнбатыш» эш графигына күчә

Җомга исламда изге көн санала, шунлыктан Фарсы култыгындагы дәүләтләрнең күпчелегендә һәм гарәп илләрендә яллар җомга белән шимбәгә яки пәнҗешәмбе белән җомгага туры килә.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең дәүләт учреждениеләре 1 гыйнвардан «көнбатыш» эш графигына һәм 4, 5 көнлек эш атнасына күчә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Җомганың икенче яртысы, шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булачак. Нәтиҗәдә, эш вакыты көнбатыштагы икътисади партнерларныкы белән туры киләчәк, дип искәртә Би-Би-Си агентлыгы.

Җомга исламда изге көн санала, шунлыктан Фарсы култыгындагы дәүләтләрнең күпчелегендә һәм гарәп илләрендә яллар җомга белән шимбәгә яки пәнҗешәмбе белән җомгага туры килә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ял көннәрен шимбә белән якшәмбегә күчергән Фарсы култыгындагы беренче ил булды. Шулай ук җомганың яртысы эш көне булмаячак. Мөселманнар өйлә намазын укый алсын өчен, дәүләт компанияләрендә эш көне 12.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Ислам йолалары нигезендә, җомга намазы вакытында эшләргә ярамый.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шулай ук бөтен җирдә гамәлдә булган биш көнлек эш атнасы урынына рәсми рәвештә 4,5 көнлек эш атнасын гамәлгә керткән дөньядагы беренче ил булды.

Яңа график әлегә дәүләт хезмәткәрләренә генә кагыла. Ил Хөкүмәте шәхси сектор өчен бернинди конкрет инструкция дә бирмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100