Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Балидан кайткан татарстанлылар обсервациягә җибәрелде
Республика халкын элек махсус рейслар белән Самара һәм Уфага кайтардылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм Бали Индонезия утравыннан кайтартылган татарстанлылар обсервациягә җибәрелде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Денпасардан (Бали) кайткан егерме җиде кеше „Васильево“ шифаханәсенә ике атналык обсервациягә китерелде. Дубайдан (БГӘ) кайткан ундүрт кеше ике атнага „Заречье“ обсервациясенә урнаштырылды», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Моңа кадәр татарстанлылар илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр белән бергә Самарага (Балидан кире кайтару рейсы) һәм Уфага (Дубайдан рейс) кайттылар.
Галимова, Дубайдан кайтучылар арасында йөкле хатын булуын искәртте. Сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ул стационарга җибәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз