news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беркетмәләрнең 98,62 процентын эшкәрткәннән соң, Миңнеханов 88,15 процент тавыш җыйган

Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесе вазифасына сайлауларда беркетмәләрнең 98,62 процентын тикшерү йомгаклары буенча 88,15 процент тавыш җыя. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости яза.

Икенче урында Хафиз Миргалимов, аның өчен сайлаучыларның 4,95 проценты тавыш биргән. Өченче урында – 4,17 процент тавыш белән Руслан Йосыпов. Виталий Смирнов өчен Татарстан халкының 1,89 проценты тавыш биргән.

Сайлау бюллетеньнәре 100 процент тикшерелгәч һәм сайлау комиссияләренең йомгаклау беркетмәләре кертелгәч, тавыш бирүгә йомгак ясалачак.

Якшәмбе көнне, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм сайлау көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук №18 Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советына депутат сайлау һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлау оештырылды.

Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнашты (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов (»Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов (»Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда 11,4 меңнән артык кандидат катнашты, алар арасында – төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим иткән 2,6 меңнән артык кеше бар. 2752 сайлау участогы иртәнге җидедән кичке сигезгә тикле эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot