Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов 88,09 процент тавыш җыйды һәм Татарстан Рәисе сайлауларында җиңде
Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесе вазифасына сайлауларда беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң, 88,09 процент тавыш җыйды. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Икенче урында Хафиз Миргалимов, аның өчен сайлаучыларның 4,97 проценты тавыш биргән. Өченче урында – 4,20 процент тавыш белән Руслан Йосыпов. Виталий Смирнов өчен Татарстан халкының 1,90 проценты тавыш биргән.
Якшәмбе көнне, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм сайлау көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук №18 Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советына депутат сайлау һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлау оештырылды.
Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнашты (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов (»Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов (»Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда 11,4 меңнән артык кандидат катнашты, алар арасында – төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим иткән 2,6 меңнән артык кеше бар. 2752 сайлау участогы иртәнге җидедән кичке сигезгә тикле эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз