news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беркем дә дөнья спортын Россиядән башка күз алдына китермидер – РФ спорт министры

Павел Колобков АКШның допингка каршы агентлыгына үз эше белән шөгыльләнергә киңәш итте.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Беркем дә дөнья спортын Россиядән башка күз алдына китермидер. Россиянең спорттагы казанышларына карата беркемнең шикләнерлек урыны юктыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Россия спорт министры Павел Колобков видеоконференция режимында узган матбугат конференциясендә.

“Россиягә, аның спорт казанышларына бу өлкә профессионаллары һәрвакыт яхшы мөнәсәсәбәттә. Безнең проектлар күп. ФИНА белән берлектә кыска суда йөзү буенча чемпионат, суга сикерү буенча чемпионат, бокс буенча дөнья чемпионаты уздырачакбыз”, - диде ул.

Павел Колобков АКШның допингка каршы агентлык президентының Россиянең яхшы уйнавына шикләнүләре буенча сорауга да җавап бирде. “Ул еш кына төрле сәбәпләр буенча фикерен әйтә. Аның үз эше белән шөгыльләнүе, АКШ эчендә допингка каршы шөгыльләнүе мөһим, чөнки аларда да сораулар күп. Футбол дигәндә, бу мәсьәләләрне халыкара футбол федерациягә калдырырга кирәктер. Аларның Россия командасына сораулары юк. Бөтендөнья допингка каршы агентлык әлегә берни әйтми безгә карата. Чемпионатның кызган чагы. Мине үткәрелгән барлык матчларда нәтиҗәләр яхшы булуы сөендерә. Бу сүзләре аның намусында калсын”, - дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100