news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Берьеллык хәрби хезмәткә китүчеләрне иҗтимагый оешма вәкилләре поездда озата бара ала

Купеда урын булмаса, ТР Хәрби комиссариаты республика егетләре бара торган поездның янәшәдәге вагонына билет алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирә

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел көзен берьеллык хәрби хезмәткә китүчеләрне поезд эшелоннарында озата барырга теләгән иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хокук саклаучылар өчен мөмкинлекләр карала. Бу гамәл хезмәткә алынучыларның һәм хәрбиләрнең хокуклары саклануда контроль булсын, хилафлыклар чыккан очракта тиз арада хәл итү өчен, беренче тапкыр кулланыла һәм РФ Оборона министрлыгының шул турында күрсәтмәсе бар.

Аерым алганда, Татарстан егетләре барган поезд вагонында купеда урын булса, егетләрне алар хезмәт итү частена кадәр бер юнәлештә бушлай озата бара ала. Купеда урын булмаса, ТР Хәрби комиссариаты республика егетләре бара торган поездның янәшәдәге вагонына билет алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирә, дөрес, бу очракта, бушлай билет турында сүз бармый. Шулай ук егетләр хәрби ант биргәндә ата-аналар уллары хезмәт итәсе хәрби частька үз хисапларына бару хокукына ия.

Бүген ТР Хәрби комиссариатында журналистлар белән очрашып, Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин шулай дип игълан итте. Очрашуда катнашкан аның урынбасары Дмитрий Гурылев шәрехләп, иҗтимагый оешмаларга шул хактагы мөрәҗәгатьләргә Чаллы солдат аналары комитеты һәм Түбән Кама ветераннар советы гына уңай җавап бирде, ягъни барырга теләк белдерде, ләкин рәсми мөрәҗәгать булмады, диде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100