news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бергә булыйк»: Рөстәм Миңнеханов Казан марафонына чакырды

«Бергә булыйк»: Рөстәм Миңнеханов Казан марафонына чакырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Казан марафонына багышланган ролик урнаштырды.

«Мәскәү һәм Петербург марафоны белән бергә ул БРИКС Марафоннары лигасына керде. Спорт илебездәге меңләгән катнашучыны берләштерә. Сезне Казан марафонында көтеп калабыз! Зур спорт бәйрәмендә бергә булыйк!», – дип язган республика җитәкчесе.

Зур вакыйга 2024 елның 11-12 маенда Татарстан башкаласында узачак.

Видео: ТР Рәисенең телеграм-каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot